erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Чишмәкәй аланында!

Балаларны кечкенәдән табигатьне сөяргә өйрәтү һәрбер тәрбияченең, ата-ананың төп бурычы дип саныйбыз

Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү катлаулы һәм дәвамлы педагогик процесс. Сабыйның матур чәчәкне карап соклануы, кошлар сайравын тыңлап тәэсирлэнүе аның аңында табигать белән кызыксыну уятуын күрсәтә. Менә шул нечкә хис тынлыгы, матурлыкны күрә, соклана белү сәләтен бала чактан ук ныгытырга, үстерергә кирәк! Шуны күздә тотып, кечкенәләр төркемендә "Чишмәкәй аланында" дигән бик матур экологик бәйрәм оештырдык.

Ә безнең бакчабызның кечкенә төркем балалары үзләре матур чәчәкләр, агачларга әверелеп, бик матур урмандагы чишмәкәй аланына сәяхәт ясадылар.Балаларның чәчәкләргә әверелеп чәчәк биюләре дә, чәчәкләр турында шигырь сөйләүләре дә, агачларның сүзгә килеп биюләре дә, кунакка килгән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары Министрлыгы Төньяк территориаль идарәсе белгече Хурамшина Талия Тәлгать кызының күңеленә бик хуш килгәндер дип ышанып каласы килә. Ахырдан балалар чишмә янына килеп, андагы чүп-чарларны җыеп, чишмә юлын зур ташлардан арындырып, чишмәнең тәмле суын авыз итеп, табигать кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшереп, күңелле сәяхәтне тәмамлап, яраткан бакчага юл тоттылар!

Арчаның 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре  
Фәйзуллина Гөлназ Фәрит кызы, Хисмәтуллина Лиана Рөстәм кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев