erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Пиротехника белән сак булыгыз!

Без сезгә пиротехника белән эш иткәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне исегезгә төшерәбез.

     Тиздән Яңа ел! Бәйрәмнәр! Бу вакытта пиротехник эшләнмәләр бик актив кулланыла. Без сезгә пиротехника белән эш иткәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне исегезгә төшерәбез. Кибет һәм базарларда шартлаткыч уенчыклар сатыла: салютлар, питардалар, хлопушкалар һ.б. Бу товарларны сату һәм сатып алу, файдалану буенча сатучыга да, сатып алучыга да билгеле кагыйдәләр бар.

 Товарның сертификаты булырга һәм махсус тимер коробкаларда сакланырга тиеш. Сату мәйданнары бүленсен һәм янгын сүндерү җайланмасы белән тәэмин ителсен. 16 яше тулмаган балаларга бу товарларны сату катгый тыела.

Пиротехника әйберләрне сатып алгач, куллану инструкциясен укырга онытмагыз. Аларны бина эчендә кулланырга, утка ыргытырга, кабызган килеш кулда тотып торырга, тәмәке кабызырга ярамый. Кабызылган петардаларны кешеләр, җәнлекләр ягына ыргытмаска. Юешләнгән пиротехник эшләнмәләрне электр плитәләренә, җылыткыч батареяләргә куеп киптерергә ярамый.

Янгын чыкса, “01”, “112” телефон номерларына һәм Арча янгын сүндерү частена 3-59-01гә хәбәр итәргә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Антон Сотов,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X