erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Яңадан-яңа җиңүләр!

14 июньнән 18 июньгә кадәр «Идел» яшьләр лагеренда «Алтын каләм – Золотое перо» 2025 яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының республика фестивале узды.

Быел бөтен Татарстаннан 356 гариза алынган, ә финалда 21 шәһәр һәм районнан 67 яшь журналист катнашты. Фестиваль кысаларында балалар республиканың әйдәп баручы журналистлары, блогерлары мастер-классларында һәм лекцияләрендә булдылар. Шулай ук телетапшырулар төшерделәр, журналлар чыгардылар, радиодан чыгыш ясадылар. Яшь журналистларның эшләрен мәртәбәле экспертлар бәяләде.

Фестивальдә Арча Укучылар Сараеннан 15 укучы катнашты . Алар телевидение һәм видеоблогинг, татар матбугаты, радио һәм подкаст, фотожурналистика, smm кебек юнәлешләрдә актив эшләделәр. Узган еллардагы кебек үк,балалар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 

Нәҗметдинов Азат - «Алтын каләм»нең махсус призы - «Ел ачышы» номинациясендә җиңүче.

Телевидение һәм видеоблогинг:
Әлтәпова Зәринә - 1 нче урын 
Сәләхов Нарман - 1 нче урын 
Гарифуллина Рәфинә - 2 нче урын

Басма татар матбугаты: 
Сабитова Азалия - 1 нче урын 
Ганеева Алинә - 3 нче урын 

SMM:
Бикбаева Айзилә - 3 нче урын 

Фотожурналистика: 
Хәбибуллина Ралинә - 2 нче урын
Галимов Илназ - 3 нче урын 

Подкаст һәм Радио:
Нигъмәтҗанова Камилә - 3 нче урын 
Гыйниятуллина Сәмирә - 2 нче урын 
Яшь журналистларны җиңүләре белән котлыйбыз! 

Ләйлә Заһриева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев