erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

«Яшлегемә кире кайтыр идем».

«Өммегөлсем» халык фольклор коллективыбызга да менә 15 ел булган...

Шул уңайдан 21 - март көнне иҗат концертыбызны халыкка тәкъдим иттек. Концертка якын -тирә авылларыннан мәдәният хезмәткәрләре, узешчәннәр килделәр һәм үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр, спектакльдән өзек күрсәттеләр.

"Өммегөлсем" халык фольклор коллективыбыз исә, "Кич утыру", "Туйда каз бүлү", "Яшь киленгә су юлы күрсәтү", "Кияү мунчасы", күренешлере белән чыгыш ясадык. Килгән барлык тамашачыларыбыз рәхәтләнеп ял иттеләр, барлык чыгышларны да алкышларга күмделәр. Тамашачылар арасында балалар булу безне аеруча куандырды, чөнки яшь буынга узганны күрсәтү,тапшыру безнең бурыч, ә өлкәннәребез яшьлекләрен искә алдылар ,бергәләп җырлашып утырдылар. Алдагы елларда да шулай матур эшләребез белән халыкка хезмәт итәргә, коллективка йөрүчеләребез белән дус-тату булырга язсын, бергә булыйк,бердәм булыйк. #Ташкичусдк 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тәнзилә Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X