Яхшы сүз - җан азыгы
Бу дөньяның чиксез матурлыгын Әллә яшибезме күрмичә Ходай биргән чиксез гүзәллекне Санламыйча, бәя бирмичә Без яшибез микән кешеләр?!...
16 октябрь көнне авылыбызда узган үзенчәлекле кичәбез менә шундый матур, һәрбер юлы зур мәгънәгә ия булган Сафина(Тимергалиева) Гөлнур шигыре белән башланып китте. Әчнең хәлен тук белмәгән төсле, күргән кешегә дөньяга сукыр күз белән карау бик кыен. Без моны ким дигәндә эшли алмыйбыз, чөнки күрмәгән кешеләр дөньяга "карамыйлар", ә аны башка хисләр ярдәмендә кабул итәләр.
Дөньяның нинди булуын һәм күзсез кешенең нәрсә хис иткәнен күз алдына да китерү бик кыен. Бигрәк тә шулай туган булса. Мондый кешеләр ярдәмсезлеккә һәм бар нәрсәдә дә чикләүләргә дучар булалар кебек. Әмма безнең арада мондый җитди проблема белән тормышка яхшы гына җайлашып кына калмыйча зур уңышларга да ирешә алган кешеләрнең мисаллары шактый. Шуларның берсе Закир Шаһбан булып тора, белгәнебезчә тумыштан сукыр. Иптәше Гөлүсә Шаһбанның Закир Шаһбан исеменнән язылган матур шигырь юлларында бу дөнья матурлыгын үз күзләре белән күрә алмаган кешеләрнең уй-кичерешләре салынган.
Сөрде авылында яшәүче Дмитрий Пиговаев та матур җырлый. Якшәмбе көнне узган концертыбыз Диманың 18 яше тулу уңаннан уздырылды.
Аның җырлау сәләтен Лаеш районы интернат мәктәбендә укыганда укытучысы Галина Викторовна вокал дәресләренә йөреп ача. Диманың матур җырлавы турында әнисе аркылы ишетеп, Сөрде авылы мәдәният йорты директоры Гөлнара апа Вәлиева аны концертларга җырларга чакыра башлый, ул чакыруга бик шатланып ризалаша. Аның матур җырларын үз авылында гына түгел тирә-якта да яратып өлгерәләр, концертларга җырларга чакыра башлыйлар. Русча уку һәм сөйләшү сәбәпле, татарча җырларның сүзләрен Гөлнара апа ярдәмендә, иҗекләп өйрәнәләр. Хәзер алар, әнисе ярдәмендә татар җырларын интернет челтәрләреннән алып өйрәнәләр һәм үзләренен казанышларын Гөлнара апа белән уртаклашалар.
Концерт булу хәбәрен ишетеп, тирә-як авыллардан да килергә теләк белдеручеләр куп була. Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл халкы, балалар катнашында бик матур туган көн концерты оеша. Диманы бик матур теләкләргә, бүләкләргә күмәләр. Ул үзе дә, аның иң авыр вакытларында янәшәдә булган әнисенә рәхмәт йөзеннән “Әни” җырын башкара һәм чәчәк бәйләме бүләк итә. Залдагы тамашачылар күз яшьләрен дә тыймыйча карап утырдылар. Туган көн кичәсе бик җылы, мәгънәле, эчтәлекле һәм шул ук вакытта тәрбияви булды.
Димага алдагы тормышында да бирешмәскә, нык булырга, җырлауны ташламаска һәм яңа үрләр ирешергә яусын иде. Алда да шулай шат күңелле, дөньяны, кешеләрне яратуы сүрелмәсен иде дигән теләктә калабыз.
Сөрде авылы мәдәният йортынын
сәнгать җитәкчесе Алсу Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев