erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

“Юл билгеләре иленә сәяхәт “

Соңгы елларда юлларда транспорт саны арткананнан арта бара. Бу исә юлларда бик сак йөрергә кирәклеген искәртә. Балаларыбыз исән-имин йөрсеннәр өчен, иң кирәкле һәм гади юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук белергә тиеш.

1 номерлы балалар бакчасына йөрүче  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Юл билгеләре иленә сәяхәт» дигән темага күңел ачу кичәсе  үткәрдек. 

Бәйрәм  юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә теләүче кунаклар килүе белән башланып китте. Балалар  аларга юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген  бик теләп сөйләделәр,  юл билгеләренең нәрсә аңлатканын күрсәттеләр. 

“Юл билгеләре илендә” балаларны ЮХИДИ хезмәткәре каршы алды.Ул балаларның белемнәрен тикшерде.
Кичәнең кунагы Арча районының профилактика мөдире Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы да килгән иде. Ул аларга бүләкләр тапшырды. Балалар бу кичәдә бик теләп катнаштылар һәм канәгать калдылар. Аларга белемнәре киләчәктә дә кирәк булыр дип ышанып калабыз.    Юл уяуларны, сак булганнарны ярата. Моны беркайчан да истән чыгармыйк. Адымнарыбыз нык, юллар имин булсын!                     

Тәрбиячеләр 
Ибрагимова Лейсан Ягъфаровна
Гильмутдинова Альфинур Габдуллазяновна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев