erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Юлларда исән-имин йөр, Гөлшат апа!

Бүгенге чуалчык тынгысыз заманда күпләргә үрнәк булып торган шәфкать ияләре, Аллага шөкер, бар ул. Шундыйларның берсе – Печмәнтауда яшәүче Гөлшат апа.

Гөлшат апа 1953 елда Чүпрәле районында туып-үсә. Шунда белем ала һәм кияүгә чыга. Ире Фәрит белән 7 бала үстерәләр. Гөлшат апа төрле авырлыклар күрә. Бер эштән дә тартынып тормый. Балаларын аякка бастырганчы бик күп һөнәрләр үзләштереп эшләргә туры килә. Такси оешмасына эшкә керә һәм табельче булып урнаша. Машина йөртергә укый. Төрле җирләрдә шофер булып эшли. Пенсиягә чыккач, шәһәрдәге квартирларын балаларына калдырып, безнең Печмәнтау авылына 2013 елның май аенда күчеп кайталар. Шул көннән бирле бу гаилә авыл тормышында кайный.

Йомыш төшеп капкадан керүгә күзләр бакча агачларына төшә. Ә алар табигать байлыгыннан сыгылып утыра. Парниктагы помидорлары йодрыктан да зур. Аларны кабып карыйсы килеп китә. Җәй буе оныкларын тәмле җиләк-җимеш белән сыйлый. Оныклар аеруча кадерле, ди. Баланың баласы балдан татлы диюләре хак икән, дип куана ул. Менә ничә ел инде ул үзенең оныгын һәм авылдагы берничә кечкенә баланы иртә-кич якындагы 3 километр ераклыкта урнашкан бакчага йөртә. Кыскасы, авылда йомыш төшеп, берәр җиргә барасы булса, авыл халкы, әлбәттә, Гөлшат апага мөрәҗәгать итә. Өендә кырык эш кырылып ятса да, берсен дә кире бормый. Бу апага Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен һәм хәвеф-хәтәрсез имин юллар насыйп итсен. Гел шулай үзенең тимер аты белән авыл халкын куандырып торсын. Менә шундый мәрхәмәтле кешеләр яши безнең авылда. “Аллага шөкер, тыныч авылга килеп урнаштык, – ди ул. – Күршеләрем дә яхшы кешеләр. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә биргән һәр көнгә куанып, тыныч күңел белән юлга чыгам”.

Һәркемгә дә тыныч тормышта дус-тату яшәргә язсын. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр дигән сүзләрне истән чыгармаска кирәк. Рәхмәт сезгә, Гөлшат апа!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зөлфия Минһаҗева.

Печмәнтау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев