erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Ни өчен укытучы һөнәре авырлыклар кичерә?

«Укытучы – изге һөнәр иясе» дигән әйтем еш кулланылса да, безнең чорда Россия һәм шулай ук бөтен дөнья буенча укытучылар кадрының кискен кытлыгы ачык күренә башлады. 2023 елны Россия мәктәпләренең 40%ы укытучылар эзләү белән мәшгуль булса, 2024 елда исә аларга 250 мең педагог җитми. ЮНЕСКО оешмасы уздырган «Халыкара укытучылар доклад»ында хәбәр иткәнчә, белем бирү өлкәсендә зур үзгәрешләр булмаса, 2030 елга хәзерге укытучыларның 50%ы эштән китәргә мөмкин.

Ни өчен әлеге һөнәр шундый авырлыклар кичерә? Моның берничә сәбәбе бар: хезмәт хакының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы,  кәгазь эшенең бик күп булуы, укытучы һөнәренә хөрмәт югала баруы. Укытучылар дефициты кешелеккә җитди нәтиҗәләр белән яный. Бу кытлык – гади саннар гына түгел, ә чын мәгънәсендә бөтен дөньяда мәгариф системасын какшатырга сәләтле кризис. Укытучыларның җитмәве глобаль проблема һәм ул сыйныфларның зурлыгын арттыруга, өстәмә эш белән йөкләнүгә, белем бирүдә тигезсезлекне һәм мәгариф системасында финанс яктан кыенлыкларга китерәчәк. 
 Әмма хөкүмәтебез җитәкчеләре бу кыенлыклардан чыгу юлларын һәрдаим эзлиләр. Безнең илебезнең, җәмгыятебезнең киләчәге яшь буын белән бәйләнгән. Яшь буынның киләчәге көн саен классларга кереп, белем генә бирү өчен түгел, укучыларны шәхес итеп тәрбияләүче кешедән тора. Димәк, кешелекнең киләчәге укытучы кулында.Яшь буынны тормышка әзерләү, аңа сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү- дәүләтнең мәктәпләр алдында куйган иң мөһим бурычы.Шул сәбәпле, яшь буынны мәктәпләргә җәлеп итү максатыннан, төрле проектлар, грантлар тәкъдим ителә. Безнең районыбызда да бу өлкә буенча максатчан эш алып барыла:югары уку йортлары белән килешүләр төзу, укучыларны максатчан укыту, яшь  педагогларны  мәктәпләргә эшкә чакыру. 

С. З . Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбендә дә 2023-2024 нче уку елында укытучы һөнәренә күбрәк җәлеп итү, фән белән практиканың бәйләнешен булдыру , югары уку йортларын бетергәннән соң, аларны мәктәпләргә кайтару максатыннан, 7 нче сыйныфларда педагогик юнәлештәге класс ачылды. Укытучы һөнәренә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү ,күренекле укытучылар белән әңгәмәләр,  Арча педагогия көллияте белән эшлекле очрашулар  кебек чаралар еш оештырыла. Ә бу үз чиратында , мәктәптә уку чорыннан ук, укытучы һөнәренең никадәр олы хезмәт икәнен аңларга ярдәм итә.

Яшь укытучылар – безнең киләчәктәге алмаш. Кайвакыт  «мәктәпкә талантлы яшьләр килмәс» дип тә уйлыйбыз, ләкин Аллаһның рәхмәте белән, ел саен сәләтле белгечләр килә. Шунысы сөендерә, соңгы  елларда  безнең мәктәбебезгә дә яшь укытучылар кайта. Физика укытучыбыз Илнур Хакимов максатчан укып, өченче ел инде мәктәбебездә укучыларга белем бирә. Бүгенге көндә Казан Федераль Университетында безнең укучыларыбыз  Камилә Шакирҗанова – рус һәм инглиз теле, Алинә Гайнетдинова химия укытучы белгечлеге буенча укыйлар.

erid: 2VtzqxY7mBH

Кеше үз һөнәренә битараф булмаса, балаларны яратса, укытучының өстенлекләре күп һәм ул аларны күрә ала. Беренчедән, оста укытучы – ул һәрвакыт позитив энергиягә ия булган кеше, чөнки балалар белән аралашу бик күңелле. Икенчедән, укытучы йогынтысы кешедә беркайчан да бетми. Синең кулда милләтнең киләчәге, дигән фикер белән эшләү көч һәм дәрт өсти. Укытучы балаларны чын күңелдән яратмаса, аның һөнәре газапка әверелә.Өченчедән, укытучы балалар укыткач, һәрвакыт үзе дә укый, камилләшә, шәхес буларак үсә, замана дулкынында йөзә.
Тормыш кызу темплар белән алга бара. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Куп еллар мәктәптә эшләүче укытучылар буларак, без укытучы һөнәре узенең абруен саклар, безгә алмаш булырлык яшь дәвамчыларыбыз саны артыр дип ышанып калабыз.

Яңа Кенәр мәктәбе укытучылары Айгөл Сабирова, Ләйсән Нигъмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев