erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Пөшәңгәрдә хоккей турниры

16-нчы февраль көнне Пөшәңгәр авылында, 15-нче февраль - Әфганстаннан СССР солдатлары чыгарылган көнгә һәм Әфганстанда һәлак булып, үлгәннән соң «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз Васил Аглуллин истәлегенә багышланган хоккей турниры үтте.

Турнир инде башлаган традициягә тугры калып, шулай ук 2025-нче ел - "Ватаннны саклаучылар елы" һәм "Бөек Җиңүнең 80-еллыгы"н исәпкә алып быел 4-нче тапкырын уздырылды. 
Турнирга әфганчы ветераннар, Васил Аглуллинның бергә хезмәт иткән дусты , Мамадышта яшәүче Газинур әфәнде Гайнуллин, Васил Аглуллинның туганнары, Арча районы буенча "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Лимусович Багаутдинов, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин, мөхтәсиб урынбасары Надир хәзрәт Гатауллин килделәр. 

Турнирның ачылышы Коръән укып башланып китте, Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Фарадис улы Котдусов, "Ватан" агрофирмасы җитәкчесе Мансур Готыф улы Әхмәтов һәм килгән кунаклар сүз алдылар, уенчыларга матур теләкләрен җиткерделәр. Алга таба кунаклар Васил Аглуллинның каберен зиярат кылдылар, башка сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан мәрхүмнәрнең каберенә чәчәкләр салдылар, Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә "Ватанны саклаучылар елы"на багышланган күргәзмә белән таныштылар. Соңрак кунаклар Пөшәңгәр башлангыч мәктәбендә балалар белән очраштылар. Мәктәптә алар балалар башкаруында "Бөек Җиңүнең 80 еллыгы"на багышлап әзерләнгән сәхнә күренеше карадылар. Укучыларның талантларына сокланып утырдылар. Хәзрәтләр Пөшәңгәр авылы мәчете һәм аның эшчәнлеге белән дә танышып чыктылар.

Турнирда 6 команда: Иске Ашыт авылыннан "Ашыт", Кырлай авылыннан "Кырлай", Пөшәңгәр авылыннан "Пөшәңгәр", Апаз авылыннан "Апаз",  Балтач бистәсеннән "Узор", Балтач районы Борбаш авылыннан "Борбаш" командалары катнашты. Уеннар ике бозда - Апаз һәм Пөшәңгәр авылы шугалакларында барды, финал уены Пөшәңгәр авылында узды. Командалар бик көчле, уеннар да шәп булды. Егетләр бик матур уен күрсәттеләр. 6-нчы урынны "Борбаш", 5-нче урынны "Узор", 4-нче урынны "Кырлай", 3-нче урынны "Пөшәңгәр", 2-нче урынны "Ашыт", 1-нче урынны "Апаз" командасы алдылар. 1, 2, 3-нче урыннардагы командаларга кубок, медальләр, 4-нче урынга кадәр акчалата бүләк бирелде. Барлык командаларга да җиңүче һәм катнашучы дипломы тапшырылды. Иң яхшы капкачы, сакчы, һөҗүмче егетләргә, иң яшь уенчыга һәм шугалакны хәзерләүче, айлар буе боз катыручы яшь егетләргә, балаларга конвертлар тапшырылды. Бүләкләрне әзерләүдә иганәчеләр булышты. Кубок, медальләр Арча районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән бирелде. Авылыбызда яшәүче эшмәкәрләр Надир Гәләветдинов һәм Фәнис Фәйзрахманов, авылдаш егетебез, "Пөшәңгәр" командасы составында уйнаучы Муса Шакиров акчалата ярдәм иттеләр. Чараның төп иганәчесе "Ватан" агрофирмасы акчалата булышты һәм уенчы егетләргә туклану өлешен әзерләде. Пөшәңгәр күпфункцияле үзәгендә хоккейчы егетләрне тукландыру оештырылды.

Чараны оештыруда катнашкан барча кешегә, Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Фарадис улы Котдусовка, барлык иганәчеләргә, шугалакны ясаучы егетләргә, башлангыч сыйныф балаларына, аларның барысын җыйнап, эшне оештырып йөргән 10-нчы сыйныф укучысы Руслан Котдусовка, комментатор Расим Габделганиевка, судьялар Ильфат Мустафинга, Раил Котдусовка, Руслан Котдусовка, Рәниф Гәләветдиновка, уен карарга килгән җанатарларга, һәр эштә ярдәмгә килүче кызларыбызга һәм, әлбәттә инде, тамашачыларга матур уен күрсәткән, хөрмәт итеп килгән командаларга, аеруча, үзебезнең "Пөшәңгәр" авылы командасы егетләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Әлеге турнир һәркемнең күңелендә матур эз калдырсын, дәвамлы чара булсын дигән теләктә калабыз.

Илүзә Шәвәлиева, Пөшәңгәр күпфункцияле үзәге сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре