Хыялдагы көн
Күз алдыгызга китерегез: иртән сәгать мәктәп кыңгыравыннан да көчлерәк шалтырый һәм әни, кабаланып, иртәнге аш әзерли башлый. Әйе, әйе, Чебоксар шәһәренә маҗаралы сәяхәтебез әнә шулай башланды. Көндәлек дәфтәрләр, дәреслекләр урынына безнең алдыбызда юл сумкалары ята иде. Һәм билгеле, букчалардан да зуррак кызыксынуыбыз.
Без, 7 нче А сыйныф укучылары, класс җитәкчебез Заһидуллина Гөлшат Ринатовна һәм әниләр Салихҗанова Г.Ф., Гыйльмиҗанова Л.Ф. белән Чувашия башкаласы - Чебоксарга юл тоттык.
Маршрутыбызның беренче пункты "Тракторлар" музее булды. Бу Россиядә үзебезнең илдә җитештерелгән мондый төр транспортларның бердәнбер музее. Экскурсовод безгә тракторларның барлыкка килү тарихын сөйләде. Әлеге шәһәрдә трактор заводы да бар,алар әзер продукцияне Австралиягә, Америкага да җибәрәләр икән.
.jpeg)
Киләсе тукталыш "Чебоксар" чик буйларын саклаучы корабльләр музее булды. Ул Идел елгасы яры буенда чын корабльдә урнашкан. Аның эчке өлешен карап, без морякларның ничек яшәгәннәрен һәм тукланганнарын белдек. Монда үзеңне чын диңгезче итеп тоясың. Алар арасында, теләк теләп, рынданы шалтыратасың икән, хыялың чынга аша дигән ышану да яши икән. Без мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмадык.

Алга таба шәһәрне зур күзәтү тәгәрмәченнән карадык. Биеклеге 46 м. Моннан шәһәрнең гүзәл урыннары, Ана монументы күренә. Идел елгасы буйлап теплоходтагы сәяхәт, мөгаен, иң күңеллесе булгандыр. Саф һава, дулкыннар, көлүләр, фотога төшүләр безнең күңелебезгә ял һәм рәхәтлек бирде. Сәяхәт чыннан да яхшы кәеф бүләк итте. Мондый экскурсияләр безне бер- беребезгә тагын да якынайта, белемнәребезне арттыра. Хыялдагы көн һич онытылмас.
Арча 6 нчы мәктәбенең 7 нче А сыйныфы укучысы Рәфинә Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев