erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Центральные новости

Миләүшә Гафурова. Шигырьләр

"Мин чәчәкләр эзләгәндә, сине башка кочак ала..." Чын мәхәббәт хисе кичергән Миләүшә Гафурова заманча шигъри клипта!

 

1.

Төнлә сиңа чәчәк җыям,

Иртән аны учак ала.

Мин чәчәкләр эзләгәндә,

Сине башка кочак ала.

Иртән мине учак ала.

 

2.

Кырыслыгың эретим дип,

Уч тутырып чәчәк урам.

Бер мизгеллек елмаюың

Күпме чәчәк гом(е)ре тора!

Кан исеннән баш әйләнә,

Елыйм үзем.

Читен, читен!

Кычкыралар: “Син, ичмасам,

Үтергәндә гафу үтен!”

Елмаюың шундый җитми!

Һәм мин урам тагын, тагын...

Үтергәндә гафу сорыйм,

Ә син миннән сорамадың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырьләр