erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

1 мартта кемнәрнең пенсиясе артачак

1 марттан февральдә 80 яше тулган россиялеләрнең пенсиясе күтәрелә.

1 марттан февральдә 80 яше тулган россиялеләрнең пенсиясе күтәрелә. Шул ук вакытта, иминият пенсиясе составындагы фиксацияләнгән түләү ике тапкыр арта, дип искәртте Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында.

Әмма әгәр пенсионер беренче төркем инвалидлыкка ия булса, аңа өстәмә түләү каралмаган, чөнки бу түләү алуда критерийларның берсе. 80 яше тулган кешеләр өчен дә, беренче төркем инвалидлар өчен дә аның күләме 8134,9 сум тәшкил итәчәк.

Белгеч искәрткәнчә, тагын да масштаблырак үзгәрешләр социаль пенсияләргә индексация үткәрелгәч, 1 апрельдән көтелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/belgec-1-martta-pensiyase-artacak-keselar-isemlegen-iskartte-5883652

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев