10 ел бергә яшәгән гаиләләр дәүләттән бушлай җир участогы ала алачак
Дәүләт Думасында күп еллар бергә яшәүче парларны бушлай җир белән бүләкләргә тәкъдим ителгән.
ЛДПР фракциясе лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясеннән депутатлар төркеме Дәүләт Думасына 10 елдан артык никахта яшәүче һәм балалары булган гаиләләргә җир кишәрлеген бушлай бирү турында закон проектын кертергә планлаштыра, дип хәбәр итә ТАСС документ текстына сылтама ясап.
Җир кодексына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Аның нигезендә, 10 елдан да ким булмаган никахта яшәгән, бер яки берничә баласы булган гаиләләр дәүләттән бушлай җир участогы ала алачак.
Җир барлык гаилә әгъзаларының уртак өлешле милке булачак дип фаразлана.
Авторлар аңлатма язуында бу яңалык гаиләләрнең иминлеген яхшыртачак һәм аларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак дип билгеләп үтә. Шулай ук ул нәсел утарына нигез салу өчен ярдәмче була ала дигән фикердә.
Слуцкий аңлатканча, әлеге инициатива шәһәр читендәге заманча аз катлы төзелешне үстерүгә әкренләп күчүгә юнәлдерелгән.
Шул ук вакытта Министрлар Кабинетында инициативаны хупламаганнар, чөнки РФ Җир кодексында аерым категория гражданнарга бушлай җир участогы бирелә торган очраклар билгеләнгән.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев