erid:2VtzquqpS7d
2025 елда пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк
Яңалыклар

2025 елда пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк

Киләсе елда Россиядә пенсияләрнең ике индексациясе булачак: еллык инфляция күләменә (1 гыйнвардан) һәм РФ Социаль фонды керемнәре дәрәҗәсе үсеше нигезендә (1 апрельдән).

РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов алда торган түләүләр турында сөйләде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Сафонов сүзләренчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр факттагы инфляцияне исәпкә алып индексацияләнәчәк. Сафонов искәрткәнчә, Икътисади үсеш министрлыгы инфляция буенча күрсәткечләрне яңадан карады: 2024 елда бу күрсәткеч 5,1% тан 7,3% ка кадәр, 2025 елда - 4% тан 4,5% ка кадәр.

Социаль Фондка килгәндә, индексацияләрнең икенче дулкыны каралган аның керемнәре күләме ел нәтиҗәләре буенча билгеле булачак.

Моннан тыш, Сафонов эшләүче россиялеләрнең пенсияләре индексацияләнәчәген искәртте.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев