erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 майда нинди һава торышы көтелә

Агымдагы атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак, республикага чираттагы салкыннар дулкыны килә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан аңлашыла.

Пәнҗешәмбе, 9 майда, салкын атмосфера фронты узганнан соң, республика территориясенә төньяк һавасы килә. Бу температура фоны төшүенә китерәчәк. Тәүлекнең караңгы вакытында 0..+2 градуска кадәр суыта. Һавада һәм туфракта урыны белән 0..-3 градуска кадәр туңдыруы ихтимал. Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы 4..9 градустан артмаячак. Шул ук вакытта яңгыр һәм юеш кар кебек кечкенә явым-төшемнәр була. Көндез җил 15-18 м/с кадәр көчәячәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, 10 майда, Татарстанда циклонның тыл өлеше йогынтысы аркасында салкын һава торышы сакланачак (төнге сәгатьләрдә – 0..-3, көндезге сәгатьләрдә +4..+9 градуска кадәр). Кайбер урыннарда бераз явым-төшем булырга мөмкин. Шимбә, 11 майда, көндез +10..+15 градуска кадәр җылыта. Шул ук вакытта кечкенә яңгырлар фаразлана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев