erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйге көпчәкне алыштырдыңмы?

Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын көчәйтү һәм кышкы чорга әзерләнү буенча карар кабул иткән иде.

Хәзер юлларда бигрәк тә хәтәр чор. Җәйге шиннарны кышкыларына вакытында алыштырмасаң, ахыры бик начар булып бетәргә мөмкин. Кышкы юл хәтәрлекләр белән тулы, күз күреме начарлана, юлларда бозлавык барлыкка килә.

Түбәндәгеләрне истә тоту зыян итмәс. Сәгатькә 60 км тизлек белән барганда юл һәлакәте куркынычы туа. Мәсәлән, шундый тизлектә җәяүлеләр юлына килеп кергәндә җәүяленең исән калу ихтималы юк диярлек. Юл һәлакәтләрендә һәлак булган дүрт кешенең берсе – исерек йөртүченең намусында. Юл һәлакәтләренең чирегеннән артыгы руль артындагыларның игътибарны читкә (телефоннан сөйләшү һ.б.) юнәтүе нәтиҗәсендә килеп чыга.

Машинада балалар утыру җайланмасын файдалану балалар үлемен 2 тапкыр киметә! Куркынычсызлык каешы һәм балалар утыргычы – иң нәтиҗәле чаралар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Караңгыда юлда, юл читендә җәүлеләр булырга, каршы як полоса сызыгы күренмәскә мөмкин. Тайгыч юлда тизлекне кимет, алда барган машина белән араны арттыр. Юлның уң як кырыенарак күч, алдагы транспортны узма, сулга борылганда борылышларда игътибарлы бул!

Җәйге  шиннарны кышкыларына алыштырмыйча юлга чыкма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев