erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Анна Попова: Россиядә коронавирусның яңа - «пирола» вариантының таралуы көтелә

Россиядә табиблар коронавирусның яңа - «пирола» вариантын йоктыруның ун очрагын ачыклаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ»

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова агентлыкка хәбәр иткәнчә, илдә әлеге яңа вариантның таралуы көтелә.

Аның мәгълүматлары буенча, вирусның таралуына кагылышлы яңа нәтиҗәләр бүген алынган. 3 ноябрьгә кадәр Россиядә вирусның бу төре теркәлмәгән булган.

Попова билгеләп үткәнчә, ун очракның барысы да читтән кертелгән һәм вирусның РФ территориясендә таралуы көтелә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев