Сәнәгать җитештерүе индексы буенча Арча районы Татарстанда өченче урынны алды.
Бу хакта Арча районы Советы утырышында муниципалитет башлыгы Илшат Нуриев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«2023 ел нәтиҗәләренә килсәк, сәнәгать җитештерүе индексы 138,6 процент тәшкил итте, ул республиканың уртача күрсәткеченнән күпкә артыграк. Татарстан буенча — 103,3 процент», — дип сөйләде докладчы.
Нуриев билгеләп үткәнчә, узган елда үзләрендә җитештерелгән товарларның җибәрелгән күләме 5,8 млрд сумнан артып киткән. 2022 елга карата үсеш дәрәҗәсе — бер ярым тапкыр.
«Районның зур сәнәгать предприятиеләре тарафыннан җитештерелә торган продукциянең төп төрләренең күләмен, сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру буенча үткәрелгән чаралар сәнәгать секторын үстерүдә төп чаралар булды», — дип ассызыклады ул.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев