erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әти-әнисе яки балалары инвалид булган гаиләләргә 10 мең сум түләячәкләр

Шәһәр халкына ярдәм чаралары алу өчен район администрацияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Инвалидлар декадасы кысаларында Казанда яшәүчеләрнең аерым категорияләренә бер тапкыр 10 мең сум түләнәчәк. Тиешле карар шәһәр муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Ярдәм чарасы ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид балалары булган гаиләләргә; балигъ булмаган балалар, шул исәптән инвалидлар тәрбияләүче I һәм II төркем инвалид ата-аналарга; балигъ булмаган балалары, шул исәптән инвалидлары булган I һәм II төркем инвалид ата-аналарга; бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга биреләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Карар нигезендә, шәһәр халкына түләү алу өчен документлар һәм гариза белән теркәлү урыны буенча район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында танышырга мөмкин.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев