23 августта елга-күлләр өстендәге су тын икән, кыш тыныч, бурансыз булыр. Көн уртасында дулкыннар күренсә, кыш суык килер.
24 августта кояш чыкканда яңгыр яуса, ул берничә көнгә сузылыр.
25 августта яңгыр яуса, “әбиләр чуагы” кыска булыр. Җылы һәм аяз
булса – ак гөмбә уңар.
27 августта йомшак җил – аяз көзгә. Җил дуласа, сентябрь салкын һәм елак булыр.
28 августта көн матур булса, 13-21 сентябрь көннәре яңгырлы булыр.
31 август аяз булса, сентябрьнең беренче атнасы яңгырлы булыр.
Чыганак: https://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/synamyslar
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев