erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы районында бронза гасырына караган курган ачыкланган

Баулы районында археологлар бронза гасыры чорына караган борынгы курганны ачыклаган. Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты аны ачыкланган археология һәйкәлләре исемлегенә керткән һәм дәүләт саклавына алган.

 

Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Баулы районында урнашкан «Яңа Зареченск бистәсе янындагы 1 нче ялгыз курган»ны ачыкланган археология һәйкәлләре исемлегенә кертте. Белгечләр фикеренчә, бу истәлек борынгы дәверләрдә хәзерге Татарстан территориясендә яшәгән халыкларның матди мәдәниятен өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак булып тора.

Археология объекты Яңа Зареченск бистәсе белән Дмитриевка авылы арасында, Кандыз елгасы үзәненнән якынча 400 метр ераклыкта урнашкан. Таш һәм туфрактан өелгән курганның биеклеге якынча 0,5 метр, диаметры 9 метр тәшкил итә. Аның өсте дала үсемлекләре белән капланган.

Тикшерү барышында курганның урта өлешендә диаметры 2 метр, тирәнлеге 30 сантиметр булган түгәрәк иңкүлек тә теркәлгән.

Комитет карары белән археология һәйкәленең чикләре һәм аны саклау тәртибе расланган. Әлеге территориядә археологик тикшеренүләрдән тыш хуҗалык эшчәнлеге алып бару тыела.

«Мондый археология истәлекләре төбәкнең борынгы тарихын өйрәнүдә мөһим чыганак булып хезмәт итә», – дип билгелиләр Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында.

Баулы районында соңгы елларда табылган археологик истәлекләр саны арта. 2024 елда биредә бронза гасырына караган «Исергәп-I» борынгы җирлеге өйрәнелде, шулай ук «Исергәп курган каберлеге» дә дәүләт саклавына алынды. 

Чыганак: Татар - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре