erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бу атнада яңгырлар явачак

Якын көннәрдә Татарстанда явым-төшемсез һава торышы фаразлана. Әмма атнаның икенче яртысында атмосфера фронты республикага яшенле яңгырлар алып киләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 16 һәм 17 июльдә һава торышы ял көннәрендәгедән аерылмаячак. Явым-төшем көтелми, төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12..+17 градусны тәшкил итәчәк, көндез +25..+30 градус булачак.

18 июльдә кыска вакытлы яңгырлар, яшен, җил көчәюе ихтимал. Төнлә +14..+19, көндез +24..+29 градус көтелә.

Якынча, җомга һәм шимбә, 19 һәм 20 июльдә, һава торышы тотрыксыз булачак. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, урыны белән кабат кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак. Термометр баганалары төнлә +13..+18, көндез +25..+30 градус күрсәтәчәк.

 16 июльдән 22 июльгә кадәр Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы гадәттән тыш югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе озайтылды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев