erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген Казан шәһәрендә «Зур этнографик диктант» акциясе узды

Бу — Россия һәм Татарстандагы күпмилләтле җәмгыятьне чагылдырган мәгърифәт чарасы

 

Чараны башта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты фойесында башлап җибәрделәр, анда төрле милләт вәкилләре — милли киемнәрдә, халык уен кораллары белән катнашты. 
Йорт директоры Тимур Кадыйров билгеләп үткәнчә, бу мәйданчык республикада төп булып тора һәм быел этнографик диктант Татарстанда 100дән артык мәйданчыкта үткәреләчәк. 

Катнашучыларга офлайн-форматта — 30 сораудан торган 45 минутлык тест бирелде. Белемнәрен тикшерергә теләгәннәр онлайн да катнаша алды. 

Акциянең максаты — илдә яшәүче халыкларның мәдәниятен таныту һәм этномәдәни грамоталылыкны күтәрү. Барлык теләүчеләр — яшенә, милләтенә, диненә карамастан — катнаша ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре