erid:2VtzquqpS7d
Бүген Татарстан Милли музеена керү ирекле булачак
Яңалыклар

Бүген Татарстан Милли музеена керү ирекле булачак

Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары 7 май көнне ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.

Кунаклар өчен 10 учреждениегә керү ирекле булачак. Алар арасында Тукай әдәби музее, Максим Горький һәм Федор Шаляпин музее, Ленин музей-йорты, Муса Җәлил музей-фатиры, Боратынский музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы һәм башкалар бар. Экскурсияләргә барырга һәм музей программаларын карарга теләүчеләр алдан билетлар алырга тиеш. Акция традицион рәвештә айның беренче сишәмбесендә үткәрелә. 

 Милли Музей 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев