erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Быел герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры Чаллыда узачак

» Бозны эретәчәкбез. Утырырга урын да булмаячак», – дип вәгъдә итә оештыручылар. 63нче тапкыр үткәрелә торган иң абруйлы көрәш ярышының быелгы үзенчәлекләре турында «Татар-информ»да матбугат очрашуында сөйләделәр.

 

  •  

16+

Бозны эретәчәкбез: Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында ниләр булачак?

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Өч мөһим вакыйганы берләштергән көрәш бәйгесе

12-14 февральдә Чаллы шәһәренең Боз сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш буенча ачык турнир узачак. Быел турнир берьюлы өч мөһим датага: Чаллының 400 еллыгына, КамАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышлана.

63нче тапкыр үткәрелә торган ярышта 40тан артык команда һәм 400гә якын көрәшче катнашуы көтелә. Көрәшчеләргә әзерләнгән приз фонды Татарстан беренчелегендә кебек булачак. Беренче урынга – 100 мең, икенче урынга – 70 мең һәм ике өченче урын яулаучыларга 50шәр мең сум акчалата бүләк каралган. Бу хакта Татарстан Көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин сөйләде.

«Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры – республикада иң дәрәҗәле ярышларның берсе. Бу ярышны алырга теләүче районнар бик күп иде. Ләкин бөтен истәлекле вакыйгаларны искә алып, әлеге турнирны нәкъ менә Чаллы шәһәрендә уздырырга булдык. Чаллыда ярышлар һәрвакыт югары дәрәҗәдә уздырылып килде, быел да бик зур әзерлек бара. Ярышлар матур узар дип ышанабыз», – дип искәртеп узды федерация рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Турнир Сабантуй шикелле: килгән барлык көрәшче дә катнаша ала»

Чаллы шәһәре Көрәш федерациясенең башкарма директоры, ярышларның баш хөкемдары Рамил Хисмәтуллин Чаллы әлеге ярышларны күптәннән көткәнен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, шәһәр турнирны кабул итәргә тулаем әзер.

«Әлеге турнирны халык 5 ел рәттән сорый. Юбилей елына шулай туры китердек, без оештыруга бик җаваплы карыйбыз. Куркынычсызлык ягыннан да барысы да үтәләчәк. Игътибардан читтә калган мизгелләр юк – реклама да ясадык, баннерлар да урнаштырдык. Шәһәр халкы ярышлар узачагын белә. Әлеге турнирда монда килгән һәркем көрәшә ала. Татарстан чемпионатында башка төбәкләрдән көрәшчеләрне кертү тыелса да, әлеге турнир Сабантуй шикелле, килгән барлык көрәшче дә керә, әмма җиңүче булып чыгу зур тырышлык таләп итә. Кем җиңәчәген әйтү бик авыр», – диде ул.

Рамил Хисмәтуллин турнирда барлыгы 30дан артык хөкемдар эшләячәген искәртте.

«Хөкемдарларга килгәндә, моңа кадәр үзләре төрле елларда Муса Җәлил турнирында көрәшеп, җиңү яулаган көрәшчеләр хөкемдарлык итәчәк. Барлыгы 30дан артык хөкемдар, барысы да әзер. Соңгы ярышлардан соң онлайн караулардан бик күп кайтавазлар килде, димәк, халык көрәш белән кызыксына, көрәш карый, ярата», – дип сөйләде ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bozny-eretacakbez-musa-alil-istalegena-bagyslangan-koras-turnirynda-nilar-bulacak-5918835

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре