erid:2VtzquqpS7d
Чәчкәнең яңа туган кызы реанимациядә
Яңалыклар

Чәчкәнең яңа туган кызы реанимациядә

Чәчкәнең икенче тапкыр әни булуы хакында язган идек. Аңа кызын кесарев операциясе белән табарга туры килгән. Чәчкә бәби тапкан көненең видеокадрлары белән уртаклаша. Ул анда операциянең уңышлы үтүе, тик сабыйның гына әлегә реанимациядә булуы хакында сөйли. (Интертат)

«Белсәгез иде… Утларда яндым ул көнне. Яшьләрем тыгылып, ага алмадылар. Ләкин мин беләм, минем кызым –көрәшче. Син булдырасың! Без барысын да җиңеп чыгачакбыз! Барысы да әйбәт булачак! Иншәаллаһ», – дип язган Чәчкә видео янына. 

Виртуаль дуслары әни белән бәбинең тизрәк тернәкләнеп, өйләренә кайтуын тели. 

Видеоны моннан карый аласыз: ИНТЕРТАТ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев