erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Чаллыда ел ахырына кадәр 11 трамвай яңартылачак

Ноябрьгә кадәр шәһәрнең трамвай паркындагы сигез вагонны, декабрьдә тагын өч вагонны яңарту планлаштырыла. Моның өчен шәһәргә 500 млн сум акча бүлеп бирелгән.

 

Хәзер шәһәрдә якынча 100 трамвай йөри. Аларның 66сы инде 40 елдан артык файдаланыла. Шул ук вакытта трамвайларның норматив хезмәт итү вакыты 16 ел тәшкил итә, ә кайбер вагоннарның йөргән юлы 3 млн километрдан да артып киткән.

Паркны яңарту өчен Чаллы Беларуснең «Белкоммунмаш» компаниясе белән килешү төзегән. Проект кысаларында иске трамвайларның капиталь ремонтланган арбаларына яңа пассажир салоннары урнаштырылачак. Шәһәр җитәкчелеге мәгълүматынча, мондый ысул яңа вагон сатып алуга караганда чыгымнарны якынча ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирә.

Беренче дүрт комплектны октябрьдә, тагын дүртесен ноябрьдә, өч комплектны декабрьдә алу күздә тотыла. Шәһәр мэры әлеге эшләрне трамвай паркын яңарту буенча зуррак программаның башлангычы буларак атады.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев