erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәршәмбе Татарстанда кар һәм буран турында кисәтү игълан ителде

Иртәгә Татарстан территориясендә кар явачак, кайбер районнарда бозлы яңгыр, урыны белән буран, томан, бозлавык, җепшек кар көтелә.

Иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр фаразлана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә республикада яшәүчеләргә һава шартлары начарлану сәбәпле, сак булырга киңәш иттеләр.

Бигрәк тә ерак сәфәрләргә җыенучы йөртүчеләргә автомобильнең техник төзеклеген кайгыртырга кирәк. Якындагы 1-2 тәүлеккә һава торышы фаразларын карагыз. Мөмкин булганча, ерак сәфәрдән тыелып торыгыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җәяүлеләргә юл аша бары тик махсус юл кичүе аша гына чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итә торган транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска, чөнки бозлавык булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта.

Җил көчәйгәндә биналардан чыгуны чикләргә кирәк. Балаларны үзләрен генә калдырмау мөһим.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев