erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данир Сабировның гаиләсе бер көндә ярты миллион сум акчасын югалткан

Ялга җыенганда, Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсе ярты миллион акчаларыннан колак каккан. Алданулары хакында Миләүшә социаль челтәрләрдә сөйләде, дип хәбәр итә «Интертат».

«Бик күңелсез хәлгә юлыктык, сезнең белән дә бүлешәсем килә. Безне ярты миллион сум акчага алдадылар. Бу хәл кисәк кенә булды. Без Мальдив утравына барырга путевкалар сатып алдык, ә ул кеше юкка чыкты. Юк, яңа кеше түгел иде, ул – безнең дусларның танышы. Без һәрвакыт турларны аннан сатып ала торган идек. Моңа кадәр барысы да әйбәт булды. Мальдивка путевка алдык. Ләкин ул кеше миңа билетларны җибәрмәде, сорауларыма да җавап бирми башлады. Берничә көннән танышым: «Миләүшә, аннан путевка ала күрмәгез», – дип язды. Ләкин соң иде шул инде, мин инде акчаны түләп куйган идем. Без икәү генә очарга тиеш идек, балаларсыз. Турагентның исемен әйтмим. Безнең кебек алданучалар 20ләп кеше булды. Аны утырттылармы икән, белмим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу – быел, узган ел гына булган хәл түгел. Хәзер безнең ышанычлы кешебез бар, путевканы шуның аша гына алабыз. Бу вакыйга белән сез игътибарлырак булсын һәм бөтен кешегә дә ышанмасын өчен бүлешергә булдым», – дип сөйләгән Миләүшә Сабирова.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147334/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев