erid:2VtzquqpS7d
Дөньядагы иң өлкән хатын-кыз вафат
Яңалыклар

Дөньядагы иң өлкән хатын-кыз вафат

Ул күпне күргән ханым.

Испаниядә дөньядагы иң өлкән хатын-кыз вафат булган. 

"Мария Браньяс безне ташлап китте. Аның хвялы тормышка ашты: йоклаган вакытта тыныч кына, авыртынмыйча гына китеп барды...", — дип язган социаль челтәрдә әбинең туганнары. Мария Браньяс Морерга117 яшь булган.

Аңардан соң хәзер дөньяда иң өлкән кеше булып 116 яшьлек японлы Томико Итоока санала. 

Ә былтыр дөньядагы иң олы кеше 118 яшендә вафат булган иде. Франциядә яшәүче Люсиль Рандон озын гомерле булуының сере турында:

"Юк-барга борчылмыйча, тыныч куңел белән яшәү, якыннары белән яхшы мөнәсәбәттә булу, ә "агулы" кешеләрдән ерак тору, үткәнгә үкенмәү һәм, әлбәттә, яхшы генетикадан тора", - дигән иде. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев