erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дубай блогерлары түләүнең тоткарлану сәбәбен аңлатты

Дубайга арзан тур вәгъдә итеп, Татарстан туристларын дистәләгән мең сумга алдаган блогерлар әлеге вакыйгага нокта куярга карар кылган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче блогер Илүсә Миңнегалиева социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә туристларга түләүнең тоткарлану сәбәбен аңлата.

«Күпләр: «Кая бу акчалар? Нигә кире кайтармыйлар?» — дип сорар. Банк карталарының ябылуы турында сез үзегез дә ишеттегез. Карталар шактый күп һәм аларның күбесе хәзер «блокта». Акчаның күпмедер өлешен без һаман да ала алмыйбыз», – дип сөйли блогер.

Ул билгеләп үткәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре законнары буенча, теләсә кайсы эшмәкәр хезмәтләр өчен алдан ук түли һәм килешү төзи.

«Әгәр син, мәсәлән, арендага машина аласың икән, аның өчен син алдан түлисең һәм килешү төзисең. Әгәр машинаны вакытыннан алда кире кайтарырга уйласаң, сиңа акчаны кире бирмәячәкләр», – дип мисал китерә блогер.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый килешүләр кунакханәләр белән дә төзелгән, ә клиентларның акчалары «шул броньдә ята».

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бәлки, бу акчаларның бер өлеше кире кайтыр. Без барысын да кире кайтаруга ирешү өчен тырышуыбызны дәвам итәчәкбез. Килешүне болай гына өзәргә рөхсәт итмиләр», — дип йомгаклый ул.

Дубайга арзан турлар саткан блогер Илүсә Миңнегалиева очрагында Россиядән инде 900дән артык кеше алданган, аларның күбесе — татарстанлылар. Бу хакта танылган адвокат Руслан Нагиев белдерә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче ирле-хатынлы блогерларның Әмирлекләрдә арзан ял вәгъдә итүләре һәм аларга ышанган кешеләрне алдаулары турында тулырак «Татар-информ» материалында укырга мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев