erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәррахов: Мобилизацияләнгән күп балалы ир-атлар гаиләләренә кайтарылачак

Балигъ булмаган өч яки аннан да күбрәк балалары булган һәм 4 октябрьгә кадәр мобилизацияләнгән ир-атлар өйләренә җибәреләчәк. Дәүләт Думасы парламентарийлары мондый һәр очрак буенча контроль алып барачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә барышында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.

 

Балигъ булмаган өч яки аннан да күбрәк балалары булган һәм 4 октябрьгә кадәр мобилизацияләнгән ир-атлар өйләренә җибәреләчәк. Дәүләт Дума

Аның сүзләренчә, бу хакта РФ Саклану министрлыгының рәсми вәкиле Думада узган очрашуда депутатларга сөйләде. Фәррахов искәртеп узганча, РФ Генераль штабы күрсәтмәсе буенча Татарстанда инде 4 октябрьдән соң өч балалы аталарны мобилизация кысаларында чакырмыйлар.

«Бу категориягә кергән һәм 4 октябрьгә кадәр чакырылган гражданнарны кире кайтару турында Саклану министрлыгы карар кабул итәчәк», – дип аңлатты Фәррахов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул бу мәсьәләнең гражданнарны борчыганын белдерде, шуңа күрә бүгенге очрашу вакытында депутатлар Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин белән бергә аны хәрби ведомство вәкилләренә җиткергән. «Саклану министрлыгында депутатлардан әлеге мәсьәләне контрольдә тотуларын сорадылар. Миндә әлеге мәсьәлә буенча безнең гражданнардан мөрәҗәгатьләр күп, һәр мөрәҗәгать буенча эшләячәкбез», – диде Фәррахов.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә инде 9500 күп балалы аталарны хәрби частьләрдән гаиләләренә кайтарып җибәрүләрен бүген Вячеслав Володин хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре