erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Федераль законга үзгәрешләр кертелде

2019 елның 2 августыннан “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертелде: намуслы сатып алучыга торак бинасын  югалткан өчен түләү рәвешендә хокукларны яклауга юнәлдерелгән 68-1нче яңа маддә барлыкка килде.

 

Практикада намуслы гражданинның аннан баш тартырга теләмәгән кешедән торак бинасы сатып алу очраклары бар, ә сатып алучы аның бу ниятен белми һәм белә дә алмый. Ә торак хуҗасы РФ Гражданлык кодексының 302нче маддәсе нигезендә әлеге сатып алучыдан торак бинаны таләп итәргә хокуклы, бу үз  чиратында  сатып алучының бөтенләй тораксыз калуына китерә.

Хәзер гражданин (намуслы сатып алучы) мондый очракта торак бинасын таләп итү турындагы суд акты законлы көченә кергәннән соң Россия Федерациясе казнасы исәбеннән бер тапкыр түләү алуга хокуклы.

Компенсация намуслы сатып алучының дәгъвасы буенча, законлы көченә кергән суд акты нигезендә  түләнә. Мондый суд акты, намуслы сатып алучыга бәйле булмаган сәбәпләр буенча торакны таләп  итүгә бәйле рәвештә килеп чыккан чыгымнар, бу документны биргән көннән 6 ай дәвамында  капланмаган яки өлешчә капланган очракта кабул ителә.

Суд компенсация күләмен чынбарлыкта зыян күләменнән, яисә, әгәр тиешле таләп намуслы сатып алучы тарафыннан бирелгән булса, суд акты көченә кергән көндә гамәлдә булган торак бинасының кадастр бәясе күләмендә билгели.

Компенсация түләнгән очракта, намуслы сатып алучыга торак югалту белән бәйле чыгымнар китергән өчен җаваплы кешедән түләнгән сумманы кире кайтару хокукы Россия Федерациясенә күчә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге закон 2020 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X