erid:2VtzquqpS7d
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылу көне билгеле
Яңалыклар

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылу көне билгеле

Казанда Камал театрының яңа бинасы 20 гыйнварда ачыла, дип хәбәр итә «Татар-информ»

20 гыйнварда Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасын ачу тантанасы булачак. Шуннан соң монда Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы уза. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коллегиядә катнашучылар 2024 елга эшкә йомгак ясаячак һәм яңа чорга бурычлар билгеләячәк. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев