erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ куыгы. Яңа килешүне төзергә вакыт бирделәр

«2024 елның 1 гыйнварына кадәр газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турындагы килешүне яңадан төзергә кирәк. Югыйсә 40–100 мең сумга кадәр штраф яный…»

Бу атнада туган-тумача, күрше-күлән арасында таралган әнә шундый эчтәлектәге хәбәрләр күпләрнең төн йокысын качырды. Алай гына да түгел, республикадагы газ оешмаларында озын чиратлар хасил булды. Штрафлар белән куркыткан газчыларны Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләренә тынычландырырга туры килде хәтта. Газ килешүен кайчан төзергә? Мәсьәләгә «ВТ» хәбәрчесе ачыклык кертте. «Йөрәккә шом керде» – 40 мең түгел, 4 мең сум да артык акчам юк. Шуңа күрә мин яши торган күпкатлы йортның «Ватсап» төркемендә яңалык турында ишетүгә, газ оешмасына юл тоттым. Эш көне булуга карамастан, коридор тулы халык җыелган иде. Белгечкә эләгә алмадым, кимендә ике-өч сәгать чират көтәргә кирәк, диделәр. Юньләп аңлатучы да булмады. Оешма хезмәткәрләре, халык бераз кимегәч, үзләре хәбәр салырга вәгъдә бирде инде, нишләргә дә белгән юк. Яңа елга кадәр килешү төзергә кирәк булгач, бу хакта алданрак хәбәр итәргә ярамады микәнни? – дип, редакциягә шалтыратты Казанда яшәүче Наилә Сафиуллина. Башкаладагы хәлләр район халкын да аякка бастырган. Кукмарада үз йортлары белән яшәүче Гөлназ һәм Ленар Вафиннар, чакыручы булмаса да, газ оешмасына барып, килешү яңартып кайткан. – Районда бу хакта ләм-мим бер сүз дә әйтүче юк. Интернеттан гына белдек. Килешүне вакытында төземәсәң, газны да өзәргә мөмкиннәр ди бит. Газчыларга шалтыраткан идем, ыгы-зыгы куптармагыз дип тынычландырырга ук тотындылар. Йөрәккә тагын да шом керде. Икенче көнне кирәкле документларны тутырып кайттык. Район бүлекчәсендә чиратлар юк, безгә кадәр өч-дүрт кенә кеше бар иде. Барысы да таныш-белешләрдән ишетеп, газ килешүен яңартырга килгән, – дип сөйләде Гөлназ Вафина. Бер көндә – 300 кеше Эш шунда ки, быел 1 сентябрьдән ил күләмендә «Газ белән тәэмин итү турында»гы федераль законга һәм РФ Торак кодексына төзәтмәләр үз көченә керде. Аның нигезендә, газ челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү, шул исәптән, фатир һәм йортлардагы газ плитәләрен, казаннарны һәм газ мичләрен ремонтлау белән чимал җибәрүче оешма гына шөгыльләнә ала. Моңа кадәр идарәче компанияләр яки милек хуҗалары бу эшкә шәхси оешмаларны да җәлеп итә алды. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада шундый 200гә якын (!) компания бар. Озын сүзнең кыскасы, алга таба Татарстанда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү белән «Газпром трансгаз Казан» гына шөгыльләнәчәк. Тик моның өчен оешма белән килешү төзергә яки булганын яңартырга кирәк. Әнә шуның аркасында шау-шу килеп чыкты да инде. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: закон кабул ителгәч тә, газчылар халыкка газ килешүләре турында хәбәр итәргә ашыкмады. Ә ноябрь азагында телевидение тапшыруларының берсендә «Газпром трансгаз Казан» вәкиле штрафлар турында искә төшергәч һәм бу матбугат чараларында яктыртылгач, мәхшәр башланды.   – Без үзебез дә аптырашта, – ди башкаладагы газ бүлекчәләренең берсендә эшләүче Гүзәл Хәйретдинова. – Ел азагында бу кадәр халык килер дип көтмәгән идек. Дөрес, законга төзәтмәләр үз көченә кергәч, газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турындагы килешүне яңадан төзергә теләк белдерүчеләр берәм-сәрәм килә башлаган иде. Аларга барысын да аңлаттык, яңа килешүләр рәсмиләштердек. Бер абунәчегә әлеге төр хезмәтне күрсәтү өчен 10–15 минут вакыт кирәк. Тик бу атнадагы кебек коридор тулы халыкны берничек тә кабул итеп бетерә алмыйбыз. Кичә безнең бүлекчәгә генә 300гә якын кеше килде. Алардан шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык алып, исем-фамилия һәм адресларын гына теркәп барабыз. Яңа елдан соң үзебез хәбәр итәбез дип, тизрәк озатырга тырышабыз. Чиратларны ничек тә таратырга кирәк. Шалтыраткач, әзер килешүне килеп кенә аласы була, кыскасы. Әмма бу кадәр кешегә ул документны кем һәм кайчан тутырып бетерәчәге билгесез. Ялсыз һәм төнлә эшләсәк кенә. Көндәлек эшләр дә бар бит. Әлегә аңлатучы юк. Газны өзмиләр Пошаманга төшкән халыкны сишәмбе көнне Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов тынычландырды. – 2024 елның 1 гыйнварына кадәр газ килешүен төзергә өлгермәүчеләр «зәңгәр ягулык»сыз калмаячак, – диде ул. – Йорттагы газ челтәрләреннән файдалануга бәйле килешүләрне бер оешмага тапшыру турында карар ил күләмендә кабул ителде. Тагын бер кат искәртәм: бу – федераль дәрәҗәдәге эш. 2024 елның 1 гыйнварына кадәр идарәче оешмалар килешүләрне яңартырга тиеш. Ни кызганыч, республиканың кайбер районнарында «Таттрансгаз» инде хәзердән үк милек хуҗалары белән дә яңа килешүләр төзи башлаган. Нәтиҗәдә, аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Физик затларга яңа елга кадәр яңа документ алу мәҗбүри түгел. Моны алга таба да эшләргә мөмкин. Моңа карап кына беркем дә газсыз калмаячак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәвамы: https://vatantat.ru/2023/12/129107/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре