Ялган хәбәр өчен җаваплылык
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 207нче маддәсе кагыйдәләре белән терроризм акты турында белә торып ялган хәбәр тараткан өчен җинаять җаваплылыгы беркетелгән.
Әлеге маддәнең 1нче өлеше буенча кешеләр һәлак булу куркынычы тудыра, шактый милек зарары китерә яисә хулиганлык нияте белән җәмгыять өчен куркыныч нәтиҗәләргә китереп чыгара торган шартлату, ут төртү яки башка гамәлләр турында белә торып ялган хәбәр тараткан кеше җинаять җаваплылыгына тартыла. Моның өчен 500 мең сумга кадәр штраф салу яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яки мәҗбүри эшләргә тарту каралган.
Шул ук хәрәкәтләр өчен, әмма социаль инфраструктура объектларына карата ясалса яисә 1 миллион сумнан артык зур зыян китерсә 700 мең сумга кадәр штраф салына яки 3 елдан 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителә (РФ ҖК 2нче маддә, 2 нче өлеш).
Законда социаль инфраструктура объектлары дип сәламәтлек саклау, мәгариф, мәктәпкәчә тәрбия оешмалары, ял, хезмәт, пассажир транспорты, предприятиеләре һәм оешмалары, спорт-сәламәтләндерү учреждениеләре, хокукый һәм финанс-кредит хезмәтләре күрсәтүче учреждениеләр системасы һ.б. аңлатыла.
Әгәр ялган хәбәр әзерләнә торган шартлау, ут төртү яки кешеләр һәлак булу, шактый күләмдә милек зыяны куркынычы тудыра яисә башка җәмгыятькә куркыныч булган нәтиҗәләргә китерә торган булып, власть органнары эшчәнлеген какшату максатында эшләнсә, гаепле кеше РФ Җинаять кодексының 207нче маддәсенең 3нче өлеше буенча җавапка тартыла һәм аңа 1 млн сумга кадәр штраф салынырга яки 6 елдан 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Әгәр шундый гамәлләр саксызлык нәтиҗәсендә кеше үлеменә яки башка авыр нәтиҗәләргә китерсә, 2 млн сумга кадәр штраф салынырга яки 8 елдан 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин (РФ ҖК 207маддәсе, 4нче өлеш).
Әлеге маддә буенча каралган җаваплылык җинаять эшләнгән вакытка 14 яше тулган кешеләргә кагыла.
Р.Кәримов, Арча районы прокуроры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев