erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялларда җылытачак

Ял көннәрендә атмосфера фронтлары йогынтысы зонасында кар, җепшек кар, яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр фаразлана.

Республиканың кайбер районнарында буран чыга, томан һәм бозлавык була. 25 ноябрьдә төнлә һава температурасы -4..-12 градус, көндез -3..+1 градус, якшәмбе төнлә -2..-7 градус, көндез исә 0..+2 градус тәшкил итә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең якынча фаразы нигезендә, дүшәмбе төнлә яңгыр ява, көндез явым-төшем көтелми һәм +3 градуска кадәр җылы була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сишәмбе төнлә явым-төшем ихтималы аз (-1..-6 градус), көндез исә республика аша атмосфера фронты узачак һәм бераз кар явачак (0..-3 градус).

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев