erid:2VtzquqpS7d
Ике җинаятьче Казан психиатрия хастаханәсеннән качкан
Яңалыклар

Ике җинаятьче Казан психиатрия хастаханәсеннән качкан

Казанда Ершов урамында урнашкан психхастаханәдән ике җинаятьче качкан (»Ватаным Татарстан»).

Билгеле булганча, шуларның берсе — Артем Павлов. Үзенчәлекле билгеләре — җилкәсендә кинжаллар рәвешендә тату, тезләрендә тәре рәвешендә тату, тар линзалы күзлек кигән. Икенчесе — Дмитрий Колупаев. Җилкәсендә йолдыз рәвешендә тату, бармакларында йөзек һәм хәрефләр рәвешендәге тату.

Ике җинаятьче дә кара төстәге шакмаклы өс киеме, кара башлык, кара чалбар һәм кара галошлар кигән.

https://vatantat.ru/2023/01/103483/

Оба проходили там лечение.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев