erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында Россия Герое Рәсим Баксиков та чыгыш ясаячак

Россия Герое Рәсим Баксиков «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнашачак

Россия Герое, «Кыш бабай» танкы командиры Рәсим Баксиков «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнашачак. Трансляция 12 сәгать дәвам итәчәк, аны 15 июльдә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы үткәрәчәк.

Искәртик, «Кыш бабай» танкы экипажы өч кешедән торды. Шуларның берсе – Казан танк училищесын тәмамлаган Рәсим Баксиков. Ул үзенең хәрби иптәшләре белән бергә Украина Кораллы көчләренең бронетехника колоннасын тар-мар итте. РФ Президенты Владимир Путин экипажның барлык әгъзаларына батырлыклары өчен Россия Герое йолдызларын тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Басиковтан тыш, телемарафонда дистәләгән кеше кунак булачак. Алар тамашачыларга контракт буенча хәрби хезмәт һәм ярдәм чаралары турында сөйләячәк. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш, Лениногорск һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән турыдан-туры кушылулар планлаштырыла. Телемарафон кысаларында «Безнең Геройлар» циклыннан фильмнар, шулай ук журналистларның махсус операция зонасыннан репортажлары күрсәтеләчәк.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев