erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстанда яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Быел 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар Декадасы кысаларында Татарстанда республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча тугыз төрле чара планлаштырылган.

Барлык чаралар да «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.

Чараларда Татарстан Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре, профильле министрлыклар, федераль һәм күзәтчелек органнары юристлары катнашачак.

Барлык чаралар планы белән Татарстан Республикасы Гаделлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Планда консультацияләрнең даталары, үткәрү вакыты һәм урыннары, шулай ук өстәмә сораулар өчен бәйләнеш мәгълүматлары бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев