erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда җәмәгать транспортында кадрлар җитешми: кондукторсыз түләү системасын киңәйтү күздә тотыла

Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында хезмәткәрләр кытлыгы 30 проценттан артып киткән. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов сүзләренчә, кадрлар дефицитын киметү өчен кондукторсыз түләү системасын киңәйтү, пассажирлар агымын исәпләү җайланмаларын урнаштыру һәм бердәм транспорт билеты кертү буенча эш алып барыла.

 

Татарстан башкаласы Казанда транспорт тармагында кадрлар җитешмәү республикадагы иң югары күрсәткеч булып тора. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов хәбәр иткәнчә, бүген хезмәткәрләр дефициты 30 проценттан артып киткән.

Министр әйтүенчә, бу мәсьәләне хәл итү өчен җәмәгать транспортында кондукторсыз түләү системасын киңрәк куллану мөмкинлеге карала. Әмма әлеге алым түләүләр кимү куркынычын да тудырырга мөмкин.

«Пассажирлар санын төгәл исәпләү системасы түләүләрне контрольдә тотарга ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтте Фәрит Ханифов.

Шул максаттан республикадагы пассажир транспортына пассажирлар агымын исәпләүче махсус датчиклар урнаштыру планлаштырыла. Бүгенгә бу эш тулысынча Яр Чаллыда башкарылган. Яшел Үзән районында исә система транспортның якынча 80 процентында эшли. Алга таба әлеге тәҗрибәне Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында да кулланырга ниятлиләр.

Моннан тыш, республикада җәмәгать транспорты өчен бердәм билет һәм уртак түләү платформасы булдыру проекты әзерләнә. Бу система пассажирлар йөртү буенча бердәм оператор эшли башлагач гамәлгә кертеләчәк. Проектның төгәл вакыты әлегә хәбәр ителми.

Фәрит Ханифов шулай ук Мәскәү – Түбән Новгород – Казан юнәлешендәге югары тизлекле тимер юл магистрален Казанга кадәр озайту өчен кирәкле рөхсәтләр алынуын да раслады. Киләчәктә әлеге маршрутны көнчыгыш юнәлештә үстерү мөмкинлеге карала.

Искәртик, Казанда кондукторсыз түләү системасы 2024 елның җәеннән башлап барлык трамвай һәм троллейбус маршрутларында эшли. Соңрак ул 29, 26, 72 һәм 75 нче автобус маршрутларында да сынап каралды. «Метроэлектротранс» мәгълүматлары буенча, 2025 елда әлеге система ярдәмендә предприятие 371 миллион сум акча янга калдыра алган. Әлеге чаралар хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыруга, транспортны яңартуга һәм инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев