erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә Кытай Сабан туе булды

Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә Кытай Сабан туе узды. Татар-Кытай бәйрәменең төп вакыйгасы гадәттәгечә дракон-көймәләрдә узышу булды.

«Күптән түгел без традицион татар халык бәйрәме Сабантуйны һәм Кытайның аҗдаһа көймәләре бәйрәмен билгеләп үттек. Бүген Кытай Сабан туе Казанның якты мәдәни-спорт вакыйгасы, Кытай һәм Татарстан Республикасы арасында мәдәни алмашуның визит карточкасы булды инде», - диде Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Сян Бо.

Аждаһа көймәләре Дуаньу бәйрәменә 2 000 елга якын, һәм ул ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә керә. Кытайда аның белән җәй башы ассоциацияләнә. Кытай Сабан туе Казанда бишенче тапкыр уза.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Байдарка һәм каноэларда ишү Федерациясе президенты Олег Коробченко сүзләренчә, әлеге вакыйга беренче чиратта оешкан спорт коллективларын берләштерү өчен уза.

 https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-iskakle-sport-torlare-uzagenda-kytai-saban-tue-buldy-5889802

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев