Казанда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узачак
21–22 июнь көннәрендә Казанда Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан берничә истәлекле чара үткәреләчәк. Шәһәр халкы һәм яшьләр оешмалары вәкилләре Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алып, хәтер акцияләрендә катнашачак.
Казанда 21 һәм 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган патриотик һәм мемориаль чаралар оештырыла. Бу хакта шәһәр хакимиятенең эшлекле киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.
21 июньдә Җиңү паркында «Сугышның утлы сурәтләре» («Огненные картины войны») халыкара акциясе узачак. Чарада катнашучылар 40 меңнән артык шәм яндырып, Брест крепостен саклауда җитәкчеләрнең берсе булган Совет офицеры Петр Гаврилов портретын ясаячак. Ул элекке Казан губернасында туган, шуңа күрә әлеге акция Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия.
Шул ук көнне Казан югары уку йортлары студентлары режиссер Руслан Фәхретдинов сәхнәләштергән «Җәлил» музыкаль-театрлаштырылган тамашасын тәкъдим итәчәк. Әсәр Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм батырлыгына багышлана.
22 июньдәге чаралар төнге сәгать икедә «Хәтер шәме» акциясе белән башланачак. Яшьләр оешмалары вәкилләре һәм шәһәр халкы Горький исемендәге парктагы Билгесез солдат һәйкәленнән Җиңү паркына кадәр хәтер йөрешендә катнашачак. Алар алып килгән шәмнәр Мәңгелек ут янына куелачак.
Сәгать 10.00да Җиңү паркындагы «Мәңгелек ут» мемориалында чәчәкләр салу тантанасы үтәчәк. Анда хакимият вәкилләре, ветераннар оешмалары һәм шәһәр халкы катнашуы көтелә.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, 1941 елның 22 июнь вакыйгаларын искә алу тарихи хәтерне саклау һәм яшь буынга җиткерү өчен мөһим.
Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чараларда катнашырга теләүчеләр өчен керү ирекле. Оештыручылар шәһәр халкын һәм кунакларын патриотик акцияләргә кушылырга чакыра.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев