erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кияү белән кәләш ЗАГСка тракторга утырып килгән

Чаллы ЗАГСында никахлашкан гаилә пары туй кортежы өчен гадәти булмаган транспорт сайлаган.

Ләйсән һәм Максим Семеновлар Тантана сараена шарлар белән бизәлгән тракторларга утырып килгән, дип яза “Татар-информ”. Максим Ләйсән белән клубта танышкан. Яшьләр беренче караштан ук бер-берсенә гашыйк булып, очраша башлаганнар. Ике айдан соң ук өйләнешергә карар иткәннәр. Кәләш әйтүенчә, бик тә үзенчәлекле, күңелле туй үткәрү турында хыялланган ул. Теләге тормышка ашкан да. Туй транспорты сыйфатында трактор сайлап алу нәкъ менә Ләйсәннең башына килгән! Гашыйклар әйтүенчә, әлеге транспорт төре – бик зур хатирәләренең, мөнәсәбәтләренең аерым бер символы икән. “Ирем тракторда эшли, мин дә кышын аңа ярдәм иттем. Тракторларны бик яратам. Йөртүче таныклыгым да бар, әлбәттә. Үз вакытында заводта погрузчикта эшләдем”, – дип сөйләп үткән Ләйсән. Никахлашу көнендә гашыйлар үзләренең транспортын төрле төстәге шарлар белән бизәгән. Шәһәрдә яшәүчеләр Тантаналар сарае янәшәсендә тракторлар күреп гаҗәпкә калган. Юлда барганда каршыларына очраган машина йөртүчеләр, сигнал биреп, никахлашу көне белән котлаган, аларны күргән барча халык, котлап, фотосурәтләргә төшкән. “Бик зур игътибар җәлеп иттек, безгә сигнал бирәләр, кул болгыйлар”, – дип билгеләп үткән Максим. Никахны теркәү исә, гадәттәгечә, рәсми тәртиптә узган. Шулай итеп, хәзер Максим белән Ләйсән Семеновлар гаиләсенә әйләнгән. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова әйтүенчә, Чаллы яшьләре еш кына “мөгез” чыгарырга ярата. ЗАГСка тимераяклар киеп, велосипедка, янгын сүндерү машинасы, мотоцикл, КамАЗ һәм кабриолетка утырып килүчеләр дә булган инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=43786

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X