erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

«Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә старт бирелде

Бәйге 2025 елның 20 гыйнварыннан 22 мартка кадәр үткәрелә, гаризалар 28 февральгә кадәр кабул ителә.

Татнетны үстерү фонды белән партнерлыкта «Алтын хыял» оештырган «Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә старт бирелде. Әлеге бәйге Россия төбәкләрендә яшәүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар арасында үткәрелә. Бу хакта Татнетны үстерү фонды хәбәр итә.

Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту.

Бәйге 2025 елның 20 гыйнварыннан 22 мартка кадәр үткәрелә, гаризалар 28 февральгә кадәр кабул ителә.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев