erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрше районда кызлар өчен пансионат ачылачак

Татарстанның Балтач районы Түнтәр авылында кызлар өчен пансионат барлыкка киләчәк.

Проектның максаты-кызларны әхлак һәм әхлакый нормаларга өйрәтү. Әлеге проект «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумында проектлар презентациясе кысаларында тәкъдим ителде.

- Тәрбия һәм әхлак - безне берләштерә торган нәрсә. Әхлак кагыйдәләре буыннан — буынга тапшырыла, - дип аңлата муниципалитетның мәгърифәт үзәге җитәкчесе Айгөл Хәлиуллина.

Пансионатны Балтач районының Бөрбаш авылында булганга охшаш итеп төзергә планлаштыралар. 2018 елның 1 сентябреннән «Ярдәм» проекты кысаларында оештырылган бу пансионатта Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән татар телен белгән 22 тәрбияләнүче — 5-11 сыйныф малайлары яши һәм укый.

- Көндез балалар Бөрбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыйлар, ә кич белән ял көннәрендә рухи — әхлакый тәрбия алалар, - дип сөйләде Хәлиуллина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пансионатта укыту Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан динне өйрәтүне һәм дини тәрбия бирүне оештыру буенча расланган дини укыту программасы кысаларында үткәрелә. Программа спектрына:

Ислам этикасы;
Пәйгамбәрләр тарихы;
Ислам дине тәгълиматы;
Коръән уку һәм истә калдыру һ. б. керә.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstannyn-ber-raionynda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев