erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Квадроциклда йөргәндә 19 яшьлек кыз һәлак булган

Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Яктыкүл янында квадроциклда йөргәндә 19 яшьлек кыз һәлак булган. Ул Cfmotо Сforce квадроциклы белән идарә иткәндә әйләнеп капланган. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

 

Кыз имгәнгән һәм ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән. Квадроцикл тиешенчә рәсмиләштерелмәгән булган. Кызның аның белән идарә итү өчен таныклыгы да юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Квадроцикл конструкциясе зур тизлектә барган килеш текә борылыш ясау өчен эшләнмәгән. Кискен борылыш ясарга маташканда йөртүче транспортны үзе белән бергә әйләндереп каплау ихтималы бар. Бу исә сәламәтлек өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Мотоцикл белән шундый очрак булса, йөртүче кырыйга очып китсә, квадроцикл күпчелек очракта йөртүченең өстенә каплана, Әбҗәлил районында да шундый очрак булган. Мондый транспортның авырлыгы өч йөз килодан артыграк», – дип аңлатканнар ЮХИДИда

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/baskortstanda-kvadrociklda-iorganda-19-yaslek-kyz-halak-bulgan-5853642

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре