Лаеш районы Мишә ярындагы Егорьево авыл җирлегендә куркыныч кыргый хайван - аю һәм аның баласы эзе табылган. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.
Аю һәм аю баласы Березовка һәм Пальцовка авыллары арасындагы яр зонасы районында куаклыкларда күзәтелгән.
Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 2024 елда көрән аю Татарстанның Кызыл китабыннан чыгарылган.
Экспертлар искәрткәнчә, яз көне, аюлар ач һәм баласы белән булган очракта, кеше өчен аеруча куркыныч тудыра.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/laes-raionynda-ayu-ham-anyn-balasy-ezen-tapkannar-5887588
Нет комментариев