Машина алырга уйласагыз, бу эшне кичектереп йөрмәгез
2025 елда автомобиль базарында нинди вазгыять көтелә? “ШК” белгечләрдән машина бәяләре белән нәрсә булачагы һәм сатып алучыларга нәрсәгә әзерләнергә кирәклеге турында сорашты (Шәһри Казан, Дилбәр Гарифуллина)
Кичә алырга иде
– Кайчан алсаң отышлы икән, бәясе төшмәсме дип кызыксынучыларга, кичә алырга иде, дип әйтәбез, – ди ярым шаяртып, ярым җитди итеп машина сату белән шөгыльләнүче Зөлфәт Галимов.
Мөмкинлек булуга ук алырга кирәк, сузмаска дип киңәшен дә бирә ул. Әйтүенчә, машиналарга бәяләр ай саен диярлек артып тора.
– Бәяләр гыйнварның уртасында ук үзгәрде. Соңгы тапкыр бер-ике ай элек кенә күтәрелгән иде. Моңа инфляция дә, логистика, автозаводларда хезмәт хакы, аренда арту да, рубль арзанаю да, төп ставка һәм утильләштерү җыемы ставкалары күтәрелү дә йогынты ясый, – ди әңгәмәдәшем.
Ел башында үзебезнең машиналарга бәя якынча – 50 мең сумнан, чит илдән кайтарылганнарына 100 меңнән башлап күтәрелгән.
"Известия" язганча, Лада автомобиленә бяәләр артуның төп сәбәпләренең берсе дип АвтоВАЗ башлыгы Максим Соколов санкцион басымны атый. "Без, һичшиксез, санкцион басым кичерәбез. 2023 елның сентябреннән, ел ярым эчендә, АвтоВАЗга карата санкцияләр кертелгән вакыттан алар көчәйде генә. Икенчел санкцияләр дә өстәлде. Шулар аркасында логистик чылбырлар, түләүләр җибәрү катлауланды. Бу безнең продукциянең кыйммәтләнүенә сизелерлек йогынты ясады", – дигән Соколов.
“Авылда кибеткә дә машина белән баралар”
Кыйммәтләнеп торса да, машина сатып алучыларның саны кимеми. Тулаем алганда, узган ел россиялеләр яңа автомобильләр сатып алу буенча рекорд куйган, барысы 5 триллион сум сарыф иткәннәр. “Мондый күләмдәге сумма беркайчан да булганы юк иде. Акча арзаная һәм халык акчасын автомобиль алуга тота” дип белдергән "Автостат" аналитик агентлыгы генераль директоры Сергей Целиков та.
Зөлфәт Галимов, халык комфортка ияләште, нәрсә генә булса да, машинадан баш тартмаячаклар, хәзер кибеткә барганда да машинага утырып чыгып китәләр бит, ди.
Яңасын гына түгел, йөрелгән машиналарны да күп алалар. Белгеч әйтүенчә, көн дәвамында сатылган машиналарның 50 проценты – яңа машинага, 50 проценты тотылган машинага туры килә. Күбесенчә, проценты югары булса да, кредитка алалар ди.
Машина сатучы Айнур Гыйниятов исә, Үзәк Банк төп ставканы соңгы тапкыр күтәргәннән бирле сатып алучыларның бераз кимүе сизелә, автокредит та кыйммәтләнде, ди.
Кытай автомобильләренә караш үзгәрде
Россия базарын Кытай машиналары яулый. Кытай товарларының сыйфатына гел шик белән карагач, автомобильләре турында да шундыйрак фикер туа. Әмма Зөлфәт Галимов, Кытай машиналары элеккегеләре белән хәзергеләре арасында җир белән күк аермасы, ди. Бәяләре дә үзен аклый дигән фикердә ул.
– Хәзерге машиналары ышанычлырак, уңайлырак, технологик яктан да алга киткән. Элек бер елда череп чыгалар иде, шуңа аларга караш та тискәре булды. Хәзергеләре бөтенләй башка, сыйфатлы итеп җыелган. Көндәшлек итәргә сәләтлеләр. Үзем дә Кытай машинасында йөрим һәм мин аннан бик канәгать. Алар хәзер дә яхшы сатыла, киләчәктә дә күпләп сатарбыз дип уйлыйм, чөнки бәя ягыннан отышлы ул. Үзебенекеләрне дә күп алалар, монда төп рольне аларга дәүләт ярдәме булу уйный. Алар иң арзаны да. Лада Гранта күп сатыла, икенче урында – Веста, аннан – Нива, – ди әңгәмәдәшем.
Айнур Гыйниятов Кытай машиналарына бәя биррегә әле иртәрәк дип саный.
– Аларның бездә сатыла башлаганнарына әле ике генә ел. Әмма шунысын да әйтергә кирәк: махсус характеристикалары һәм өстәмә җиһазландырылуы ягыннан Европа машиналарыннан да уздыралар. Бәясе дә алардан арзанрак. Шуңа кызыгып алалар да инде, – ди ул.
Дәвамы: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев