erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан хәрби: «Ышан, әни, исән кайтырмын»

...Салмак кына йөргән адымнарын башындагы уйлары кызулатты, булса кирәк. Мине күргәч үк каршыма ашыга башлады. Тизрәк атламаса, каядыр соңга калыр, ниндидер бик кадерле нәрсәсен югалтыр кебек тоелды. Элекке сабырлыгы да әллә кая китеп югалган. Танышым Данис (исеме үзгәртелде) белән күрешмәгәнебезгә ике ел. Гел шаярта торган, йөзе елмаюдан балкыган егет олыгаеп киткән дип әйтимме соң. Маңгаенда тирән сырларның барлыкка килүе дә шул хакта сөйли. Тавышы да карлыккан. (»Шәһри Казан», Лилия Гайнуллина)

Танк ротасында хезмәт иттем
Даниска 22 яшь. Арча егете. Ике ай элек кенә Украинада барган махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Өйдә аны әнисе көтеп алды: «Мин кайтырмын дип сүз бирдем бит. Ә мин сүземдә тора торган кеше», – ди Данис уйчан гына. Егет ике ел элек хәрби хезмәтен сайлаган абыйсы артыннан контракт төзеп хезмәтен дәвам иткән иде.

– Бу –  минем аңлы адымым. Кечкенәдән хәрби булырга хыялландым. Акча өчен түгел. Эштән куркып тормыйм. Тормышның төрле чагын татып, чыныгып, авылда эшләп үстек без. Әни сату өлкәсендә эшли. Ул минем контракт төзәргә җыенуымны белми дә калды. Хәрби комиссариаттан кайткач кына, аңа хәбәр иттем. Абыем Мәскәүдәге частьләрнең берсендә хезмәт итә. Хәзер махсус хәрби операциядә, аның бер яшьлек улы, хатыны бар. Ул да баргач, мин дә тәвәккәлләргә булдым. Армиядә танк ротасына билгеләгәннәр иде. Контракт төзегәч, өлкән механик-танк ротасы йөртүчесе итеп куйдылар, – ди егет.

“Кайда икәнлегебезне дә белмәдек”
Ул беравык тынып кала, карашын каядыр еракка төби, сүз табу өчен вакыт ала. Сүзләре дә кайчак өзек-өзек һәм кыска аның.
– Бер-ике ай отряд урнашкан пунктта өйрәнүләрдә идек. Декабрь, гыйнвар айлары булгандыр. Якыннарым белән элемтәгә чыгудан туктадык, абыем взвод командиры. Әни аның аша гына хәлемне, исән икәнлегемне белеп торган. Ул баштан кайдалыгымны белмәгән, – дип сөйләвен дәвам итә Данис. – Минем белән 20дән 30 яшькә кадәрге егетләр, туганнарым булды. Ни өчен туганнарым, дисеңме? Чөнки чит җирдә алардан да кадерле кеше юк. Монда бөтенебез бер йодрык кебек. Бер ипи кисәген дә бишкә бүлеп ашаек диләрме әле. Беребез бәлагә юлыкса, димәк, бөтенебезгә дә кагыла. Безнең дислокацияләү урыны турында бик аз мәгълүмат билгеле. Кайда икәнлегебезне белер өчен берәүнең дә телефоны юк иде. Кая баруыбызны да беркем белмәде. Бу – яшерен мәгълүмат. Кемгәдер сөйләргә ярамый иде. Өйрәнүләргә килдек. Махсус операция игълан ителгәч, без моңа озак ышанмадык. Әмма боерыкны үтәргә кирәк. Ротада минем белән бер яшьтәге егетләр. Кайнар нокталарда булган олы яшьтәге тәҗрибәле абзыйлар да бар. Аларга, хәтта, кая һәм кайсы ноктага барулары һәм нинди куркыныч янавы да барыбер сыман тоелды. Ә менә яшьләр, алар беренче тапкыр... Аларга яман куркыныч иде. Шул вакытта мин бары бер уй белән яшәдем: бары тик алга. Артка юл юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Апрель аенда Бражковка торак пунктында (Харьков төбәгенең көньяк-көнбатышында урнашкан Каменка шәһәре янында) Данисның танк ротасы камалышта кала. Яу кырында каршы якның 6 танкын тар-мар итәләр, бик каты бәрелеш бара. Менә шул вакытта берничә тәүлек ашамаган егетнең ашказаны җәрәхәте ачыла. Аңын җуеп барган егетне яу кырында миномет уты астында санавиация белән Ростов-на-Дону шәһәренә алып чыгалар. Биредә операция ясагач, Мәскәүгә кайтаралар. Әлегә ул Казанда, әнисе янында. Вазгыять катлаулы булганга, контракты тагын бер елга озайтылган. Әлегә ул тернәкләндерү үзәгендә дәвалана. 
– Кире иптәшләрем янына кайтырга исәп. Без булмасак, кем барыр? Абыем да анда бит. Әлбәттә, әни борчыла. Елый, әмма бар да әйбәт булыр, дип тынычландырам үзен. Аңа кире кайтырмын дип сүз бирдем, – ди Данис.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/makhsus-khrbi-operatsiya-zonasynnan-kaytkan-khrbi-yshan-ni-isn-kaytyrmyn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев